В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек Татарстан башкаласын сайлаган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Төбәктә гадәти булмаган милли кухня булу гастротуризм өчен шәһәрләр рейтингын төзегәндә төп критерий булды, аны респондентларның 57% билгеләп үтте. Сораштырылучыларның 39% ы яңа балык һәм диңгез продуктлары өчен сәяхәткә чыгарга әзер. Тикшеренүдә катнашучыларның 30% ы өчен яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр булу мөһим булып чыкты, ә 23% е өчен – ресторан культурасы, җирле фермер ит һәм сөт продуктлары һәм деликатеслары, дип хәбәр итә сервис матбугат хезмәте.
Сораштыруда катнашучыларның 20% ы җирле гореф-гадәтләрне һәм милли ризыкларны өйрәнергә тели. Респондентларның 19% ы милли камыр ризыклары белән кызыксына. Танылган шеф-пешекчеләр өчен регионга россиялеләрнең 11% ы килергә әзер, ә сораштырылучыларның 9% ы гадәти булмаган ашамлыкларны өйрәнергә тели.
Шулай ук топ-10 га Пятигорск һәм Минераль сулар (26%), Владивосток (26%), Краснодар (25%), Санкт-Петербург (23%), Калининград (19%) һәм Россиянең Алтын боҗрасы шәһәрләре (15%) кергән. Лидерлар унлыгын Мәскәү (13%) йомгаклый.
Тикшеренү 2022 елның июлендә илнең барлык округларында үткәрелде. Сораштыруда 18 яшьтән олырак булган 3,2 мең кеше катнашты.