Татарстан башкаласы 2024 елның җиде ае нәтиҗәләре буенча илнең иң эре шәһәрләре муниципаль идарәсенең нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алды. Мондый мәгълүматны иң абруйлы сәяси telegram-каналларның берсе «НЕЗЫГАРЬ» китерә. Бүгенге көндә аның 305 меңнән артык язылучысы бар.
Экспертлар фикеренчә, Казан үсешнең тотрыклы динамикасын күрсәтте һәм киләчәктә үсешнең югары потенциалына ия.
Рейтинг түбәндәге төп күрсәткечләр нигезендә төзелде: муниципаль идарәнең гомуми сыйфаты һәм муниципаль хакимиятнең актуаль киләчәк проблемаларына нәтиҗәле җавап бирү сәләте. Шәһәр үсеше динамикасы, тормышның уңайлылык дәрәҗәсе, шәһәр мохите үсеше һәм башка параметрлар күзлегеннән гомуми вәзгыять исәпкә алынды.
Казанның көчле яклары арасында алга киткән сәнәгать, хезмәт хаклары үсешенең югары темплары, туристлык һәм ИТ-технологияләрнең актив үсеше билгеләп үтелде.
Шулай ук төп өчлеккә Түбән Новгород һәм Төмән эләкте.
Барлыгы 28 шәһәр анализланды, шул исәптән 14 миллионлы шәһәр һәм 500 меңнән артык халкы булган 14 шәһәрнең муниципаль администрацияләре өйрәнелде. Уртача нәтиҗәлелеккә ия шәһәрләр исемлегенә Ставрополь, Екатеринбург, Пермь, Хабаровск, Воронеж, Уфа, Владивосток һәм башкалар кергән.