ТР башкаласы өчлеккә кергән Красногорскины һәм Мәскәүне узып киткән
Фото: Денис Гордийко
Лидерлар өчлегенә шулай ук Красногорск (75,3) һәм Мәскәү (72,8) кергән.
Шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең интерактив ESG-индексы Сбер белән берлектә ВЭБ.РФ тарафыннан әзерләнгән. Тикшеренү 16 комплекслы фактор нигезендә үткәрелгән, алар өч блокка берләштерелгән: «Әйләнә-тирә мохит», «Җәмгыять» һәм «Идарә».
Шәһәрләрне һәм төбәкләрне бәяләүдә түбәндәге критерийлар исәпкә алынган: яшел энергетика, әйләнә-тирә мохитне саклау белән идарә итү, су һәм урман ресурслары, мәгариф, мәдәният, уңайлы мохит, инвестиция климаты, цифрлаштыру, кече һәм урта бизнесны үстерү һәм башкалар.