В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында кар көртләренең биеклеге 92 см га җитте
Фото: Денис Гордийко
Исемлекнең беренче бишлеген Идел буе федераль округы шәһәрләре тәшкил итә: беренче урында – Саранск (96 см), Казаннан соң Ульяновск, Түбән Новгород (75 см) һәм Самара (71 см).
Исегезгә төшерәбез, февральнең 11 көнендә ТР башкаласында якынча бер айлык норма (95%) кар яуды. Бу көннәрдә күпләп яуган кар шәһәрнең гыйнвар аенда булып узган кар-буран нәтиҗәләре белән көрәшүче юл хезмәтләренә эшне өстәде генә. Ул чакта да кыска вакыт эчендә айлык норманың якынча 170% ы күләмендә кар яуды. «Шәһәрнең эш темпларын киметергә хакы юк, хәтта эшчеләр һәм махсус техника кытлыгы фонында да аны тизләтү зарур», – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.