В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тикшеренүчеләр Россиянең 20 шәһәрен өйрәнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Казан Россиянең иң креатив шәһәрләре рейтингында лидерлар өчлегенә керде. Татарстан башкаласын Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып киткән. Шул ук вакытта, креатив капитал индексының кайбер күрсәткечләре буенча Казан беренче урынга чыкты.
PwC һәм Calvert 22 фонды тикшеренүләре барышында әзерләнгән креатив капитал индексы 2018 ел нәтиҗәләре буенча 5 төп блокка бүленгән. Аларның һәркайсы шәһәрнең яшәү өчен җәлеп итүчәнлегенә йогынты ясый торган шәһәр мохитенең төп элементларын, үзләренең креатив потенциалын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булуны, шулай ук шәһәрне кабул итү һәм мәдәни танылу белән бәйле аспектларын чагылдыра. Мәсәлән, «Шәһәр» блогы икътисади өлкә, мәдәни тормыш, шәһәр тирәлеге һәм башка күрсәткечләрне үз эченә ала.
Тикшеренүчеләр Россиянең 20 шәһәрен өйрәнгән.
Йомгаклау рейтингында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан калышкан Казан бу шәһәрләрне берничә күрсәткеч буенча узып киткән. Әйтик, «Шәһәр» блогында халыкның «Кешеләр» блогында белем алуы, «Брендлар» блогында шәһәрнең медиакүрсәтмәлелеге буенча Татарстан башкаласы беренче урынга чыкты.
Иң креатив шәһәрләрнең беренче унлыгына шулай ук Екатеринбург, Владивосток, Новосибирск, Төмән, Краснодар, Калининград һәм Бөек Новгород кергән.
Индекс төзегәндә Росстат, аерым министрлыклар, муниципаль һәм региональ хакимият органнары мәгълүматлары, профильле ассоциацияләрнең статистик җыентыклары һәм аналитик хисаплары, махсуслаштырылган һәм киң танылган компанияләрнең статистик хисаплары, Россия һәм чит ил аналитик агентлыклары әзерләгән рейтинглар кулланылды. Шулай ук экспертлар креатив белгечләр арасында анкета үткәрү һәм бәйсез экспертларның махсус җыелган төркеме арасында сораштыру нәтиҗәләрен дә кулландылар, алар шәһәр брендларының, эшкуарлык проектларының һәм креатив инициативаларның сыйфатын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген бәяләделәр.