2017 елда Татарстан башкаласына 185 мең чит ил кунагы килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). Казан Россиянең чит ил туристлары саны буенча алда баручы шәһәрләре өчлегенә керде. Узган елда Татарстан башкаласына 185 мең чит ил туристы килгән. Рейтинг ТурСтат аналитика агентлыгы тарафыннан ил төбәкләрендә чит ил туризмын анализлау нәтиҗәләре буенча төзелгән.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 2017 елда 4,8 млн һәм 3,8 млн чит ил туристы булган.
Татарстан Россиянең чит ил туристлары арасында популяр булган 10 төбәк исемлегенә керде, әлеге рейтингта ул 4-нче урында тора. Республикада 278 чит ил кунагы булган. 10 иң популяр төбәкләр исемлегендә Краснодар крае (900 мең турист), Приморье (640 мең), Кырым (500 меңнән артык), Мәскәү асты (230 мең), Иркутск өлкәсе (211 мең), Владимир өлкәсе (200 меңнән артык), Ярослау өлкәсе (200 меңнән артык), Ставрополье (100 мең) һәм Калининград өлкәсе (100 мең) бар.