Татарстан башкаласын Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). Казан җәйнең икенче яртысында гаилә һәм балалар белән экскурсион ял өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде. Татарстан башкаласын Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узган.
Tvil.ru сервисы мәгълүматлары буенча, туристлар Казанда уртча 3,5 төнгә торак броньлый һәм аның өчен тәүлегенә бер гаиләгә 2,8 мең сум сарыф итә.
Өч башкаладан кала, топ-10 шәһәрләр исемлегенә Ярославль, Краснодар, Ростов-на-Дону, Калининград, Петрозаводск, Воронеж һәм Новосибирск керә.
Рейтинг 15 июльдән 31 августка кадәр туристлар тарафыннан кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау мәгълүматлары буенча төзелгән, аңа курорт шәһәрләр кермәгән.