Россиянең 10 туристик шәһәренә ил буенча автомобильдә йөрүнең 40% ы туры килә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Казан автотранспортта сәяхәт итү өчен топ юнәлешләргә керде. Россиянең 10 туристик шәһәренә ил буенча автомобильдә йөрүнең 40% ы туры килә. Бу хакта «Авито Хезмәтләре» хәбәр итә.
Иң популяр юнәлешләр булып Краснодар крае, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төньяк Кавказ шәһәрләре тора. Узган ел белән чагыштырганда, ихтыяҗ 45% ка арткан, ә җәй башыннан 28% ка туристларны транспорт белән йөртү популярлыгы арткан, шул исәптән кирәкле нокталарга илтү, аэропортта каршу алу, шәһәрләр арасында сәяхәтләр һәм башкалар.
Популярлык яулаган маршрутлар арасында Уфа, Казан, Екатеринбург, Новосибирск, Пермь һәм Чиләбе бар. ТР башкаласына сәфәрләр саны 46% ка арткан.