Нәтиҗәләр броньлар саны буенча ясалган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь). Казан 2023 елның 1 нче гыйнварыннан 31 нче декабренә кадәр кунакханәләрне броньлау саны буенча Россия Федерациясендә иң популяр шәһәрләр арасында дүртенче урынны алды.
Рейтинг лидеры Мәскәү булды. Аннан соң Санкт-Петербург һәм Сочи урнаша, бишлекне Түбән Новгород яба. Шул ук вакытта 2023 елда 2022 ел белән чагыштырганда Анапа (103% ка), Геленджик (78% ка) һәм Самара (66% ка) кунакханәләренә ихтыяҗ шактый арткан. Мондый мәгълүматны «Яндекс.Путешествия» китерә.
Чит ил шәһәрләреннән россиялеләр арасында иң популярлары Минск, Ереван, Астана, Ташкент һәм Алмата булган.