Татарстан башкаласы экскурсион һәм мәдәни ял өчен Идел буе төбәгендә лидер булып танылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Үткән ял көннәрендә Казан туристлар арасында Идел буеның иң популяр шәһәре булып танылды һәм май бәйрәмнәрендә ял итү өчен Россиянең биш популяр шәһәре арасына керде.
Рейтинг 29 апрель – 2 май аралыгында туристлар тарафыннан торак броньлау нәтиҗәләре буенча төзелгән. Моннан кала, уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча билгеле булганча, Казан туристларны биредә уздырылган мәдәни чаралары белән җәлеп итә. Гадәттә, кунаклар башкалада 3 төнгә кала һәм яшәү өчен тәүлегенә 2,3 мең сум түли.
Россиянең популяр шәһәрләре арасына Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ялта, Казан, Кисловодск, Анапа, Екатеринбург, Калининград һәм Воронеж керә. Рейтинг Tvil.ru сервисы белгечләре тарафыннан төзелгән.