В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласы Угличка гына бирешкән
Казан мәскәүлеләрнең популяр елга юнәлешләре рәтенә керде. Бу хакта Россия башкаласы мэры Сергей Собянин хәбәр итте.
«Төньяк һәм Көньяк елга вокзалларыннан көймәләр Россиянең 50 шәһәренә һәм торак пунктларына җибәрелә. Популяр юнәлешләр арасында — Углич, Казан, Ярославль, Мышкин һәм Санкт-Петербург», — дип язган Сергей Собянин үзенең Telegram-каналында.
Мәскәү мэре өстәвенчә, башкала вокзаллары теплоходларны 700 тапкыр озаткан. Сәяхәтләрдә 120 меңгә якын кеше булды.