В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы рейтингның дүртенче урынында урнашкан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Казан октябрьдә ял итү өчен популяр юнәлешләр рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта Россиянең ТВИЛ.РУ кунакханәләрне һәм фатирларны броньлау сервисы хәбәр итә.
Рейтингның беренче урынында Сочи урнашкан, икенче урынны Санкт-Петербург яулады, өчлекне Мәскәү япты. Шулай ук октябрь аенда туристлар арасында популяр булган шәһәрләр исемлегенә Калининград, Кисловодск, Пятигорск, Түбән Новгород, Красная Поляна һәм Геленджик керә.
Октябрь экскурсия туризмы өчен идеаль ай булып санала, дип аңлата рейтинг төзүчеләр. Нигездә туристлар ял өчен өч көнлек сәфәрләр сайлый.
Элегрәк KZN.RU Казан ноябрь аенда ял итү өчен популяр туристик юнәлешләр бишлегенә керде дип җиткергән иде.