В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиялеләрнең күбесе бу җәйдә ил эчендә ял иткән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). 2023 елның җәендә россиялеләр үз илләрендә ял итүне өстен күргән. Казан сәяхәтчеләрнең ихтыяҗы буенча РФ шәһәрләре арасында дүртенче урынны алды.
ТР башкаласына кунакханә броньлауларының гомуми санының 3,4% ы туры килде. Иң популяр юнәлеш Мәскәү (21,7%) булды, икенче урында – Санкт-Петербург (16,9%), өчлекне Сочи (5,7%) япты, дип хәбәр итә OneTwoTrip сервисы.
Элегрәк KZN.RU хәбәр иткәнчә, Казан Кремлендә ел башыннан 2 млн турист булган.