В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейтинг лидеры Мәскәү булды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Казан Хач ману бәйрәмнәре көннәрендә килү өчен популяр биш юнәлеш арасында булды. ТР башкаласы рейтингта дүртенче урынны алды.
Беренче урында Мәскәү тора, аннан соң Санкт-Петербург урнашты. Сочи лидерлары өчлеген япты. Шулай ук популяр туристик юнәлешләр бишлегенә Краснодар керә.
Туристлар Казанда уртача дүрт төнгә туктала, дип хәбәр иттеләр «ТВИЛ» кунакханәләре һәм фатирларны броньлау сервисының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласы февральгә броньлар саны буенча популяр туристик юнәлешләрнең унлыгына керде. Шул ук вакытта ТР башкаласына килергә теләүчеләр саны бер ел эчендә 16% ка арткан.