В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин ТР башкаласының россиялеләр арасында популярлыгы сәбәпләре турында сөйләде
Фото: Денис Гордийко
Татарстан башкаласының популярлыгы сәбәпләре турында kzn.ru порталына Россия туриндустрия берлеге вице-президенты, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының туризм өлкәсендә эшкуарлык комитеты рәисе Юрий Барзыкин сөйләде.
«Монда бик яхшы логистика – бу авиа һәм тимер юл элемтәсе, шулай ук хәзер елга круизлары өстәлгән. Шуңа күрә агым яхшы һәм дестинация (географик урын – мөх.иск.) ихтыяҗлы», – диде Барзыкин.
Аның сүзләренчә, Казанның туртармагында мәдәни-танып белү, өлешчә дини һәм эшлекле юнәлеш аеруча үсеш алган.
«Казан, тулаем ил буенча продукт диверсификацияләнгән булуга карамастан, элеккечә бишлектә калыр дип уйлыйм. Казанның һичшиксез конкурент өстенлекләре бар – транспорт логистикасыннан тыш төрле дәрәҗәдәге урнаштыру чаралары, ял итү объектларының җитди потенциалы җитәрлек. Болар барысы да россиялеләрне җәлеп итә», – дип өстәде Россия туриндустрия берлеге вице-президенты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанга 3,6 миллион турист килгән, бу 2021 елга караганда 20% ка күбрәк. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65,2% тәшкил итә, ә бәйрәм даталарында 95% ка җитә. 2030 елга туристлар агымын 5 млн кешегә кадәр арттыру – ирешә алырлык максат, дип ышана Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин. Бу планка шәһәр инфраструктурасына көчле йөкләмә тудырмаячак.