Туристлар шәһәрдә номерларны уртача дүрт төнгә броньлый
Фото: Денис Гордийко
Рейтинг лидеры – Мәскәү, аңа броньланган кунакханәләрнең 15% ы туры килә. Икенче урында – Санкт-Петербург (13%), өченчедә – Сочи (11%). Әлеге мәгълүматларны «ТВИЛ.РУ» сервисы китерә.
Элегрәк Казанның март аенда компания белән сәяхәт итү өчен популяр юнәлешләр исемлегендә дүртенче булуы турында хәбәр ителгән иде. Мондый сәяхәтләрнең популярлыгы, узган ел белән чагыштырганда, 13% ка арткан.