ТР башкаласы дүртенче урынны алды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). Казан көзге чорда популяр туристик юнәлешләр рәтенә керде. ТР башкаласы дүртенче урынны алды.
Рейтинг лидеры Санкт-Петербург булды, икенче урында Краснодар крае урнашты, ә өчлекне Төньяк Кавказ япты. Казаннан соң Алтай крае һәм Кырым урнаша.
Гомумән алганда, россиялеләр көзге сезонда азрак ял итә башлады, күпләр дачаны яки өйне сайлый, дип хәбәр итә Superjob.
Элегрәк KZN.RU Казан Яңа ел каникуллары өчен топ-10 юнәлешкә керде, дип хәбәр иткән иде.