Мондый белгечләр уртача 85 мең сум акча эшли
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Казан финанс аналитикларының хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россия шәһәрләре рейтингында дүртенче урынны алды. Биредә мондый белгечләр уртача 85 мең сум ала. Дүртенче юлны шулай ук Краснодар, Красноярск һәм Новосибирск бүлештеләр.
Рейтинг лидеры Мәскәү булды. Башкалада финанс аналитиклары 130 мең сум тирәсе акча эшли. Икенче урында – Санкт-Петербург – 110 мең. Өченче позициядә Екатеринбург урнашкан – 90 мең. Топ бишлеккә Дондагы Ростов та керде (82 мең), дип хәбәр итә SuperJob сервисы.
Элегрәк KZN.RU Татарстан Республикасы башкаласы инженер-технологларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россия шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды, мондый белгечләр 78 мең сумга якын акча ала, дип хәбәр иткән иде.