Туристлар Татарстан башкаласында уртача 3-4 көнгә калырга һәм яшәү өчен тәүлегенә 2 мең усм сарыф итәргә планлаштыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Казан көзге каникулларда балалар белән ял итү өчен Россиянең иң популяр биш шәһәре арасына керде. Татарстан башкаласыннан кала популыр бишлеккә Сочи, Ялта, Санкт-Петербург һәм Кисловодск керде.
Ял һәм сәяхәтләр өчен кунакханәләр. Фатир һәм йортлар броньлау буенча Tvil.ru сайты мәгълүматлары буенча туристлар Татарстан башкаласына 3-4 көнгә килә һәм торак өчен тәүлегенә 2 мең сум сарыф итә.
Сочига туристлар уртача 10 көнгә торак броньлый һәм яшәү өчен 1,9 мең сарыф итә, Ялтада 8 төн һәм 2,2 мең сум. Бераз азрак – 2,1 мең сум – гаиләләр Санкт-Петербургта сарыф итә, анда алар уртача 4 көнгә калырга планлаштыра. Иң арзан вариант - Кисловодск, биредә яшәү өчен 1,4 мең сум кирәк булачак. Бу шәһәрдә туристлар 7 көн калырга планлаштыра.
Рейтинг 27 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр балалар белән тору өчен кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау нәтиҗәләре буенча төзелгән.