Мондый белгечләр өчен шәһәрдә максималь хезмәт хакы 100 мең сум тәшкил итә
Фото: Денис Гордийко
150 мең сумлык максималь тәкъдим белән Мәскәү рейтингны җитәкли. Аннан соң 125 мең сум белән Санкт-Петербург һәм 105 мең сум белән Екатеринбург килә. Лидерлар бишлеген Воронеж яба – монда биналарны эксплуатацияләү буенча инженерларга аена 90 мең сумга кадәр түләргә әзерләр, дип хәбәр итә SuperJob порталы.
Элегрәк Казан вентиляция һәм кондиционер системаларын монтажлаучыларның хезмәт хакы буенча РФ шәһәрләре арасында алтынчы урынны алган иде. Татарстан башкаласында әлеге позициядә уртача хезмәт хакы 75 мең сум тәшкил итә.