В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы башкаласында мондый белгечләр уртача 55 мең сум ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Казан бухгалтерлары 100 мең сумга кадәр акча эшли ала, мондый мәгълүматларны SuperJob югары түләүле эш эзләү сервисы китерде.
Эш бирүчеләрнең тәкъдимнәре һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге компанияләрдә «Бухгалтер» позициясенә дәгъва итүчеләрнең өметләре 2023 елның октябрендә өйрәнелде. Мәсәлән, кандидатның өч еллык стажы, берничә бухгалтерлык участогын алып бару күнекмәләре, аудиторлык һәм салым тикшерүләрен узу тәҗрибәсе булырга тиеш.
Казанда бухгалтерларның уртача хезмәт хакы 55 мең сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Казан дүртенче урында калды. Рейтинг лидеры булып Мәскәү тора – 85 мең, икенче урында Санкт-Петербург урнаша – 70 мең, өчлекне Екатеринбург яба – 60 мең. Казан белән дүртенче позицияне Краснодар, Красноярск, Новосибирск һәм Ростов-на-Дону бүлеште.