ТР башкаласы соңгы елда берьюлы тугыз позициягә күтәрелде
Фото: Денис Гордийко
Икенче ел рәттән рейтинг лидеры булып Мәскәү тора – 82,4 балл, икенче урында Санкт-Петербург – 73,2 балл. Нева шәһәре узган ел белән чагыштырганда рейтингта биш позициягә күтәрелде. Өчлекне 70 балл белән Белгород япты. Шулай ук топ-5 кә бер ел эчендә өч позициягә төшкән Краснодар керде, дип хәбәр итә «Дорнадзор»ның матбугат хезмәте.
Тикшеренү буенча, Казанда уртача бер парковка урынына 13 тән артык машина куела. Уңышлы башкарылган транзакцияләрнең гомуми саны көн саен 8,5 мең тәшкил итә.
Тикшеренү кысаларында машина кую урыннарының физик һәм финанс яктан уңайлылыгы, тотрыклы үсеше, нәтиҗәлелеге һәм уңайлылыгы бәяләүнең төп критерийлары булган.