В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Популяр шәһәрләр арасында шулай ук Ялта, Севастополь, Санкт-Петербург һәм Мәскәү бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Казан көзге ял көннәрендә сәяхәт итү өчен Россия шәһәрләренең беренче бишлегенә керә. Татарстан башкаласы рейтингның бишенче урынын алды. Лидер шәһәрләр бишлегенә Ялта, Севастополь, Санкт-Петербург, Мәскәү керде.
Tvil.ru мәгълүматларына караганда, Краснодарда яшәү иң арзаны – ике төнгә 1,3 мең сум, Осташковода иж кыйммәте - 9 мең сум. Казанда яшәү ике төн өчен 1,9 мең сум тәшкил итәчәк.