Рейтинг отельләр, фатир һәм йортларны онлайн-броньлау сайты мәгълүматлары буенча төзелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Казан язгы каникулларда балалар белән ял итү өчен Россиянең иң популяр биш шәһәре арасына керде. Рейтинг отельләр, фатир һәм йортларны онлайн-броньлау сайтының 24 марттан 1апрельгә кадәр китерелгән мәгълүматлары буенча төзелгән. Беренче унлыкка шулай ук Санкт-Петербург, Сочи, Ялта, Мәскәү, Түбән Новгород, Анапа, Екатеринбург, Ярославль һәм Калининград кергән.
Tvil.ru Россия торак броньлау сервисы мәгълүматлары буенча, Россия туритслары Казанда язгы каникуллар вакытында уртача 4 көнгә торак броньлый һәм яшәү өчен бер тәүлеккә 2,6 мең сум сарыф итә (Мәскәүдә – 2,9 мең, Санкт-Петербургта – 2,5 мең).