ТР башкаласы – икенче баскычта
Фото: Денис Гордийко
Рейтингны төзүчеләр яшь парларга Казан Кремлен, Сөембикә манарасын карарга, Иске Татар бистәсе буйлап йөрергә һәм җирле ризыклардан авыз итәргә киңәш бирә.
Шулай ук «Черек күл» паркына керү урынында урнашкан гашыйклар аркасына барырга мөмкин. Беренче карашка гадәти конструкция үзенчәлекле акустик эффект тудыра: яшьләр, арканың төрле якларына басып, аның эчке гөмбәзләренә кадерле сүзләрне пышылдап әйтә ала, иң кызыгы шунда – алар бер-берсен ишетәчәк.
Рейтинг лидеры – Сочи. Өченче урында – Иркутск янындагы Листвянка поселогы. Шулай ук бишлеккә Ереван һәм Баку керде, дип хәбәр итә «Известия» «Яндекс.Путешествия» сервисына сылтама белән.