В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласын Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи узып китте
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). Казан көзге чорга турларны броньлау саны буенча Россия Федерациясе шәһәрләре арасында дүртенче урынны алды.
Рейтингның лидеры Мәскәү булды. Башкалага ил эчендә сәяхәтне планлаштыручы һәр бишенче турист барырга әзер. Икенче юлны Санкт-Петербург алды, анда россиялеләрнең 18,2% ы барырга планлаштыра. Өчлекне Сочи яба – 13,2%. Казанга көзен 3,9% турист килергә ниятли. Топ бишлеккә шулай ук Калининград кергән – 3,3%.
OneTwoTrip хәбәр иткәнчә, көз көне ил эчендә россиялеләрнең 65,9% ы ял итәргә планлаштыра.