Яндекс.Путешествия сервисы һәм Яндексның эзләү мәгълүматлары буенча шәһәр рейтингның 13-нче баскычында тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казан Россия, Европа һәм Азиянең башка шәһәрләре белән беррәттән төп 30 туристик шәһәр һәм курортлар исемлегенә керде.
Интернеттан файдаланучылар эзләүләренең бер өлеше Татарстан башкаласына туры килә, ул туристлык юнәлешләре буенча барлык мөрәҗәгатьләр санының 0,93%-ын тәшкил итә. Яндекс.Путешествия сервисы һәм Яндексның эзләү мәгълүматлары буенча шәһәр рейтингның 13-нче баскычында тора. Исемлектә беренче ике урында – Сочи һәм Мәскәү (эзләүләрнең 6,29% һәм 5,46%), өченче һәм дүртенче урыннарда бер үк дәрәҗәдә диярлек популяр булган Анапа (3,27%) һәм Санкт-Петербург (3,25%). Исемлектә иң зур ихтыяҗ булган чит ил курортлары – Төркия Кемеры (3,06%) һәм Аланья (2,99%).
Исегезгә төшерәбез, Казан даими рәвештә төрле рейтингларның югары баскычларында күрсәтелә. Әйтик, шәһәр Россиянең иң креатив шәһәрләре рейтингында лидерлар өчлегенә керде, май бәйрәмнәрендә Татарстан башкаласы иң популяр туристик юнәлешләрнең берсе булды, ә күптән түгел «Казан» гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгы романтик очрашулар өчен төп 5 идеаль урыннар исемлегендә иде.