Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.12.2018, 10:30

Казан Яңа ел каникулларында сәяхәтләр өчен илнең иң популяр 3 шәһәре исемлегенә керде

Алдан алынган мәгълүматларга караганда, яңа ел төнендә кунакханәләрнең уртача тулыланышы 79% тәшкил итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казан 2019 елның яңа ел каникулларында сәяхәтләр өчен илнең иң популяр 3 шәһәре исемлегенә керде. Татарстан башкаласын Санкт-Петербург һәм Мәскәү генә узып китә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Рейтинг tvil.ru отельләр һәм апартаментлар броньлау сервисының 2018 елның 29 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр торак броньлау нәтиҗәләре нигезендә төзелде.

"Туристлар уртача 3,5 төнгә отель броньлый. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан кунакханәләренең башлангыч мәгълүматлары буенча, яңа ел төнендә кунакханәләрнең уртача тулыланышы 79% тәшкил итәчәк, ә 2-7 гыйнвар көннәрендә - 62%. Броньлау процессы дәвам итә. Шулай итеп, без Казан кунакханәләренең тагын да күбрәк тулуын көтәбез", - дип билгеләп үтте спикер.

Барлык эре кунакханәләр, рестораннар, сәүдә үзәкләре үз яңа ел программалары һәм кунаклар өчен тәкъдимнәр әзерли. Алар барысы да күңелле, җылы, бәйрәм атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән, диде Д.Санникова. Моннан тыш, яңа ел чараларына әзерлек кысаларында Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм 2019 елда узачак махсус кызыклы вакыйгалар календаре эшләнде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.12.2018
Видеорепортаж
17.12.2018 10:06
Казанда "КышДаКар-фест" кышкы фестивале узачак
Барлык яңалыклар