ТР башкаласы рейтингның өченче позициясендә урын алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казан көз көне сәяхәт итү өчен Россиянең иң матур шәһәрләре рейтингында өченче урынны алды. ТР башкаласын Санкт-Петербург һәм Калининград шәһәрләре узып китте.
ТурСтат мәгълүматларына караганда, Россиянең иң матур шәһәре буларак, Санкт-Петербург өчен – 26%, Калининград өчен – 10%, Казан һәм Түбән Новгородның һәрберсе өчен 8% тавыш бирелгән. Аннары тавышлар түбәндәгечә бүленгән: Мәскәү өчен – 7%, Краснодар өчен - 6%, Владивосток һәм Ростов-на-Донуның һәрберсе өчен – 4%, Бөек Новгород һәм Екатеринбургның һәрберсе өчен – 3%, Иркутск, Сочи, Ялта һәм Ярославльның һәрберсе өчен – 2,5%, Вологда, Кострома, Псков, Севастополь һәм Сергиев Посадның һәрберсе өчен – 2%, Рязань һәм Красноярскның һәрберсе өчен - 1% тавыш.