Татарстан башкаласы, Мәскәүне узып, Санкт-Петербургтан гына калышып, икенче урынны алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Казан Беренче май бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен сайланган Россия шәһәрләренең беренче өчлегенә керә. Татарстан башкаласы, Мәскәүне узып, Санкт-Петербургтан гына калышып, икенче урынны алды. Лидерлар бишлегенә шулай ук Петрозаводск һәм Краснодар шәһәрләре керде.
Казанда туристлар уртача 3,5 көнгә тукталырга ниятли һәм яшәүгә тәүлегенә якынча 3,6 мең сум акча тотачаклар. Tvil.ru мәгълүматлары буенча Краснодар төбәгендә ял итү арзанрак – тәүлегенә 2,1 мең сумны тәшкил итә, ә Мәскәүдә барысыннан да кыйммәтрәк (тәүлегенә 3,9 мең сум).
Исегезгә төшерәбез, быел россиялеләрне 1-нче майдан 5-нче майга кадәр рәттән 5 ял көне көтә.