В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында туристларны «Туган Авылым» этноавылы һәм Кыш Бабай резиденциясе җәлеп итә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Казан Россия буенча кыска сәяхәтләр һәм ял көннәре турлары өчен популяр юнәлешләр өчлегенә керде. Татарстан башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән генә калышты, дип хәбәр итә Россиянең Туроператорлары ассоциациясе.
«Казанда җәяү йөрү һәм фотосессияләр өчен кызыклы урыннар күп. Туристлык маршрутларының традицион нокталары – «Туган Авылым» этноавылы һәм Кыш Бабай резиденциясе», – дип аңлаталар илкүләм туроператорларның берсенең матбугат хезмәтендә.
Кыска турларның төп аудиториясе – урта һәм урта яшьтәгеләрдән бераз кечерәкләр. Алар актив һәм мобиль, шуңа күрә сәяхәтне даталарга якынрак броньларга әзер.
Туристлык юнәлешенә ихтыяҗ аның транспорт белән барып җитү мөмкинлегенә бәйле. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин Казанда яхшы логистика – авиа һәм тимер юл элемтәсе, шулай ук елга круизлары, шуңа күрә туристлар агымы зур һәм дестинация (географик урын – мөх.иск.) дип ассызыклаган иде.
Узган ел Татарстан башкаласында 3,6 миллион турист булган, бу 2021 елга караганда 20% ка күбрәк. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65,2% тәшкил иткән, ә бәйрәм көннәрендә 95% ка җиткән.