Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.07.2023, 10:25

Казан хуҗалыкны цифрлаштыру индексы буенча топ-3 шәһәрләр исемлегенә керде

ТР башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июль). Казан 2022 ел йомгаклары буенча шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру индексы буенча ТОП-3 шәһәрләр исемлегенә керде. Хисап нәтиҗәләрен РФ Төзелеш министрлыгы Уфада узган IV Халыкара шәһәрләрне үстерү һәм цифрлы трансформацияләү буенча форумда тәкъдим итте. Бүләкне Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлевка РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Константин Михайлик тапшырды.

Цифрлаштыру индексы министрлыкның «Акыллы шәһәр» проектында катнашучы ике йөздән артык шәһәре өчен исәпләнә. Аларны дүрт категориядә бәялиләр: иң эре, эре һәм зур шәһәрләр, шулай ук административ үзәкләр. Иң эре шәһәрләр арасында беренче урынны – Мәскәү, икенче урынны – Санкт-Петербург, өченче урынны Казан алды. Шулай ук бишлеккә Уфа һәм Красноярск керде.

Хисаплаулар буенча, индексның уртача кыйммәте мөмкин булган 120 баллның 55 енә җиткән. Бу 2021 ел күрсәткечләреннән – 4,5% ка һәм 2018 ел белән чагыштырганда 39,78% ка югарырак.

«Акыллы шәһәр» проекты Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2018 елдан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты һәм «Цифрлы икътисад» милли программасы буенча гамәлгә ашырыла. Ул шәһәрләрнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга, хуҗалык белән идарә итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыруга, яшәү өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Куелган максатларны тормышка ашыруның төп коралы – шәһәр һәм коммуналь инфраструктурага цифрлы һәм инженерлык карарларын кертү. Проектның төп күрсәткечләренең берсе – 2024 елга индексның уртача кыйммәтенең 30% үсешен тәэмин итү.

Барлык яңалыклар