В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу күрсәткеч буенча ТР башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургка гына оттырды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Казан карьера өчен иң яхшы шәһәрләр рейтингында өченче урынны алды. Халыкның 40% ка якыны ТР башкаласын карьера үсеше өчен иң яхшы шәһәр дип атады.
Рейтинг лидеры булып Мәскәү булды – 70%, икенче урында Санкт-Петербург тора – 57%, өченче урынны Казан һәм Екатеринбург бүлеште. Топ бишлекне Түбән Новгород япты – 38%, дип хәбәр итә Superjob.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 12 нче юлны Татарстаннан тагын бер шәһәр – Яр Чаллы (27%) алды.