В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста Россиядән ТР башкаласы гына катнаша – ул Германия, Греция, Бразилия, Кытай, Төркия, Һиндстан шәһәрләре белән җиңү өчен көрәшәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Казан Гуанчжоу шәһәр инновацияләре халыкара премиясе шорт-листына кергән бердәнбер Россия шәһәре булды. Конкурска ТР башкаласы «Кече Акчарлак күле» паркын төзекләндерү проектын тәкъдим итте. Казан Мангейм, Тәһран, Анталия, Богота, Сан-Паулу, Кейптаун, Джакарта кебек шәһәрләр һәм башкалар белән җиңү өчен көрәшәчәк.
Шорт-листка инновацияләр өлкәсендәге проектлар конкурска тәкъдим иткән бөтен дөньядан 15 шәһәр керде: Мангейм (Германия), Анталия (Төркия), Богота (Колумбия), Кейптаун (ЮАР), Джакарта (Индонезия), Тәһран (Иран), Сан-Паулу (Бразилия), Кванджу (Корея Республикасы), Халандри (Греция), Истапалапа (Мексика), Каманда (Мексика), Пимпри-Чинчвад (Һиндстан), Рамалла (Палестина) һәм Сяньнин (Кытай). Конкурска дөньяның төрле илләреннән барлыгы 400 дән артык шәһәр гариза җибәргән.
Конкурс йомгаклары буенча биш җиңүче шәһәр билгеләнә. Нәтиҗәләрне агымдагы елның декабрендә Бөтендөнья мэрлар форумында игълан итәчәкләр.
Шәһәр инновацияләре өлкәсендә халыкара премия Гуанчжоуда 2012 елдан бирле уздырыла. Конкурс социаль, икътисади һәм экологик хәлне яхшыртуга керткән зур өлеше өчен, шулай ук шәһәр инновацияләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу практикасын үстерү максатларында шәһәрләрне бүләкләүгә юнәлдерелгән. Премия инклюзив, куркынычсыз, тотрыклы үсештә булган шәһәрләр һәм торак пунктлар булдыруга ярдәм итә, тотрыклы үсеш максатларына ирешү һәм яңа шәһәр көн тәртибен булдыру буенча тырышлыкларны хуплый.
Премия Бөтендөнья шәһәрләре һәм җирле хакимиятләр оешмасы, Бөтендөнья эре шәһәрләр ассоциациясе («Метрополис») һәм Гуанчжоу шәһәре администрациясе ярдәмендә үткәрелә.
«Кече Акчарлак күле» паркын төзекләндерү проекты Казаннан халыкара судьяларның югары бәясен алган икенче проект булды. 2018 елда ТР башкаласы шулай ук Гуанчжоуның шәһәр инновацияләре халыкара премиясе финалистлары исемлегенә «Мәдәният ягыннан үзара аңлашу» проекты белән керде.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Яңа Савин районында 2,6 га мәйданлы «Кече Акчарлак күле» территориясен төзекләндерү эшләре беренче чират кысаларында 2021 елда тәмамланды. Проект нигезенә «Җиде сәламәтлек чыганагы» концепциясе ятты. Территориядә янәшәсендәге 7 нче хастаханә пациентларын реабилитацияләүгә һәм сәламәтләндерүгә юнәлтелгән төрле функциональ зоналар булдырылды. Тернәкләндерү зоналары, гомуми физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия һәм җәмәгать бакчасы барлыкка килде. Барлык эшләр медицина тернәкләндерүе өлкәсендәге экспертлар һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләре фикерен исәпкә алып үткәрелде. Парк җирле халык өчен дә ачык. Россия өчен мондый функционалы булган иҗтимагый киңлекләр булдыру уникаль практика булып тора.
«Зур Акчарлак күле» территориясен дә төзекләндерү планлаштырыла. Проект буенча табигатькә минималь тыкшыну, яңа җәяүлеләр элемтәләре, флора һәм фаунаны күзәтү өчен мәйданчыклар булдыру күздә тотыла. Территория иң кыйммәтле табигый объект санала, чөнки бу урында сирәк кошлар оялары урнашкан.
Акчарлак күлләренең гомуми мәйданы 9,5 га тәшкил итә. Быелның май аенда аларга махсус сакланучы табигать территориясе статусы бирелде.
Фото: Гуаньчжоу муниципаль хөкүмәтенең Тышкы эшләр идарәсе