В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургтан кала өченче позициядә урнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Казан Forbes Life версиясе буенча Россиянең иң перспективалы 10 шәһәре исемлегенә керде. ТР башкаласы Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургтан кала өченче позициядә урнашкан. Forbes Мәскәүдән тыш, соңгы 10 елда урбанистикада, мәдәнияттә һәм тормыш сыйфатында сизелерлек сикереш ясаган Россиянең 10 шәһәрен сайлаган.
Журнал версиясе буенча, Казанда шәһәр тирәлегенең яңа стандартлары кертелә - Кабан күле тирәсендәге территория төзекләндерелә, Аккош күлен төзекләндерү проекты гамәлгә ашырыла, быел «Ак чәчәкләр» бульварын төзекләндерүнең икенче чираты ачылачак.
Моннан тыш, Казан яшьләр архитектурасы биенналесын һәм режиссураның «Һөнәр» фестивален, ел саен «Черек күл» паркында җәйге китап фестивален һәм Tatcultfest фестивален үткәрә, ә «Угол» театр лабораториясе Зөядә танылган һәм яшь режиссерлар һәм актерлар катнашында документаль лабораторияләр оештыра.
Шәһәрдә шулай ук парклар һәм скверлар да актив үсеш ала, дип билгеләп үтә Forbes. Шәһәр өчен «Казан» милли-мәдәни үзәген яңарту мөһим проект булды, анда 2020 елда ТР Милли китапханәсе күчәчәк.
Перспективалы шәһәрләр рейтингына шулай ук Екатеринбург, Владивосток, Красноярск, Тула, Ярославль, Кострома, Иркутск кергән.