ТР башкаласын сораштыруда катнашучыларның 20% ы сайлаган
Фото: Денис Гордийко
Яңа елны бәйрәм итү өчен иң яхшы шәһәр Санкт-Петербург булган, аны россиялеләрнең 46% ы сайлаган. Икенче урында – Мәскәү (36%). Бөек Устюг ял итү өчен тагын бер популяр урын булып тора – респондентларның 30% ы Яңа елны Кыш Бабайның туган шәһәрендә бәйрәм итүне өстен күрә. Топ-5 кә шулай ук Карелия (27%), Сочи һәм Байкал (24%) кергән.
Россиялеләрнең яртысыннан артыгы (респондентларның 59% ы) Яңа ел бәйрәмнәренә шәһәр сайлаганда төп критерий итеп күп санлы истәлекле урыннар булуын теләгән. Төп ориентирлар шулай ук төрле күңел ачулар яки гадәти булмаган табигать (40%), төбәкнең бай тарихы (39%), кызыклы чаралар (31%) булган. Россиялеләрнең тагын 22% ы җиңел һәм уңайлы барып җитәргә мөмкин булган шәһәрләрне сайлый, ә сораштыруда катнашучыларның 21% ы тәмле һәм гадәти булмаган ризыкны татып карарга тели, дип хәбәр итә ТАСС «Работа.ру» һәм «Сберавто» сервислары тикшерүенә сылтама белән.