Сәяхәтчеләр Кара диңгез ярларын аеруча күп сайлаганнар
Фото: Денис Гордийко
Туристларның 45% ы Кара диңгез ярларын сайлаган, иң зур иҗтыяҗлы курорт Сочи булган. Анапа, Геленджик һәм Кырым популярлыгы буенча арткы урыннарда.
Ял итүчеләрнең 14% ы – Санкт-Петербургка, 9% ы Мәскәүгә барырга карар кылган. Туристларның 4% ы – Башкортстандагы Банное күленә, 3% ы Таулы Алтайга барырга булган.
Сәяхәтчеләрнең 2% ы – Түбән Новгород һәм Казанны, 1% ы Екатеринбург, Калуга өлкәсе һәм Азов диңгезе курортлары сайлаган, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Моңа кадәр Казан көзге чорда популяр туристик юнәлешләр рәтенә кергән иде. ТР башкаласы дүртенче урынны алды. Санкт-Петербург рейтингны җитәкләде.