В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы алтынчы урында урнашты
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Казан россиялеләр яңа ел бәйрәмнәре өчен караган туристлык юнәлешләре рейтингында алтынчы урынны алды. Бу турыда OneTwoTrip сәяхәт планлаштыру сервисы хәбәр итте.
Беренче урынны гадәттәгечә Мәскәү алды – аны туристларның 15,4% ы карый. Сочи икенче урында (15,1%) урнашты, ә өчлекне Санкт-Петербург (11,7%) япты.
Сәяхәт итәргә теләүчеләрнең 4,1% ы яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга килергә планлаштыра.
Элегрәк KZN.RU хәбәр иткәнчә, ТР башкаласы туризмны алга сөрүче топ-3 шәһәрләр исемлегенә керде.