В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барыннан да ешрак Казанга туристлар экскурсия максатларында килә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Казан җәй нәтиҗәләре буенча ил эчендә туристик юнәлешләр арасында тугызынчы урынны алды. Уртача алганда, Татарстан башкаласына ике кешегә бару биш-алты көнгә 35 мең сумга төшкән.
Рейтингны Кубань – Сочи һәм Анапа курортлары җитәкли, өчлеккә шулай ук Санкт-Петербург керә. Аннары Кавказ минераль сулары, Кырым, Мәскәү һәм Мәскәү яны, Дагыстан һәм Калининград урнашкан, дип хәбәр итә АТОР.
Барыннан да ешрак Казанга туристлар экскурсия максатларында килә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан «бәрхет» сезонында экскурсия ялы өчен топ-5 юнәлешкә керде.