В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лидерлар өчлегендә Мәскәү, Грозный һәм Санкт-Петербург бар
Фото: Денис Гордийко
Рейтингны Мәскәү җитәкли, икенче урында Грозный бара, ә лидерлар өчлеген Санкт-Петербург яба. Казан 71,6 яшәү сыйфаты индексы белән 10 нчы позициядә. Экспертлар Сургут һәм Тулага да шундый ук бәя биргәннәр.
Аналитиклар шәһәрләрне матди иминлек дәрәҗәсе, күчемсез милекнең уңайлылыгы, экологик мохит һәм юл хуҗалыгы торышы, бизнес алып бару шартлары, социаль һәм икътисади инновацияләрне үстерү өчен мөмкинлекләр һ.б. критерийлар буенча бәяләгәннәр.
Шулай ук ТР башкаласы инновацион үсеш өчен мөмкинлекләр буенча лидер шәһәрләр рейтингын җитәкләгән һәм мәгариф учреждениеләренә шикаятьләр иң түбән булган торак пунктлар исемлегендә өченче урынны алган.
Моннан тыш, Казан бизнес алып бару өчен шартлар ягыннан дүртенче урында тора һәм мәдәни кыйммәтләр һәм сыйфатлы белем алу мөмкинлеге буенча шәһәрләр исемлегендә алтынчы урынны били.
Күптән түгел KZN.RU порталы ТР башкаласы кышын яшәү өчен иң яхшы 10 шәһәр исемлегенә керде дип җиткергән иде. Тикшеренүдә 3,2 мең кеше катнашкан. Казанда әлеге чорда һәр унынчы респондент диярлек калырга әзерлеген җиткергән.