Россия туристлары шулай ук көзге сәяхәтләр өчен Сочи, Калининград һәм Кисловодскины сайлаганнар
Фото: Денис Гордийко
Сентябрьдә сәяхәт өчен популяр булган ун шәһәр исемлегенә шулай ук Санкт-Петербург, Дербент, Зеленоградск һәм Сортавала, Түбән Новгород һәм Мәскәү кергән.
Тәүлеклек аренда Калининградта уртача өч мең сум тора – иң арзаны әлеге шәһәрдә теркәлгән. Калганнарында торакны арендага алу бәяләре тәүлегенә 3,3 мең сумнан 4,6 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.