ТР башкаласында төн куну бәясе тәүлегенә ике кешегә уртача 5600 сум тәшкил итә
Фото: Денис Гордийко
Рейтинг лидеры булып Калининград тора, анда ике кешегә торакны 4300 сумга арендага алырга мөмкин. Икенче урынны – Екатеринбург (4400 сум), өчлекне Тула (4500 сум) алган.
Тикшерүдә Россия Федерациясенең иң күп броньланган 20 шәһәре катнашкан.
МТС Travel һәм Bronevik.com мәгълүматлары буенча, февраль аенда Россия буенча төн куну объектларына уртача бәя ике кеше өчен тәүлегенә 5 800 сум тәшкил итә.