Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2019, 11:44

Казан ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәренә керде

ТР башкаласы дөньяның төрле почмакларында урнашкан 66 шәһәр арасында «музыка» юнәлеше буенча иҗади шәһәрләр исемлеген тулыландырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). ТР башкаласы дөньяның төрле почмакларында урнашкан 66 шәһәр арасында «музыка» юнәлеше буенча иҗади шәһәрләр исемлеген тулыландырды. Челтәр үсешләре нигезендә иҗат – музыка, декоратив-гамәли һәм халык сәнгате, дизайн, кинематография, әдәбият, медиа-сәнгать яки гастрономия - яткан шәһәрләрне берләштерә.

Казан челтәргә «музыка» юнәлеше буенча керде. Россия шәһәрләре арасында ТР башкаласыннан тыш, яңа исемлектә «декоратив-гамәли һәм халык сәнгате» юнәлеше буенча Каргополь да бар.

Казан 2019 елда ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәренә «музыка» юнәлеше буенча керергә июнь аенда заявка бирде. ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр челтәре 2004 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта анда барлыгы 246 шәһәр исәпләнә.

Татарстан башкаласының мәдәни тормышы халыкара статустагы бик күп музыкаль форумнарга бай, алар арасында Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале, «Европа-Азия» заманча музыка фестивале, Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» фестивале, София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» заманча музыка фестивале, «Алтын көз» open-air фестивале, «L 'arte de larco», Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале, шулай ук «Тәмле Казан» фестивале, «Аксенов-фест» әдәби фестивале, «Смена» заманча мәдәният үзәге китап фестивальләре һәм халыкара мөселман киносы фестивале.

Казанда 9 театр, 34 дәүләт музее, шәхси галереяләр, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы һәм 2 филармония эшли. Казан дәүләт симфоник оркестры һәм «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры Казаннан читтә дә дан тота. Шәһәрдә яшәүчеләргә 17 муниципаль мәдәният һәм ял учреждениесе, 392 клуб оешмасы, шулай ук 50 балалар сәнгать мәктәбе, Казан дәүләт консерваториясе һәм музыка көллияте иҗади яктан үз-үзеңне үстерү мөмкинлекләрен тәкъдим итә.

Креатив шәһәрләр иҗади һәм мәдәни тармакларны үсеш планнарына нигез итеп куярга һәм алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашырга омтыла, дип билгеләп үтелә ЮНЕСКО сайтында. «Бөтен дөньяда бу шәһәрләр, һәркайсы үзенчә, үзләренең үсеш стратегияләрендә мәдәниятнең ярдәмче түгел, ә төп роль уйнавы турындагы гомуми идеягә таяна. Бу сәяси һәм социаль инновацияләргә ярдәм итә, бу яшь буыннар өчен аеруча мөһим», – дип белдерде ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азулай.

Челтәргә кергән шәһәр-әгъзалар төрле дәрәҗәдәге кереме һәм халкы булган барлык континентларны һәм төбәкләрне тәкъдим итәләр. Алар уртак миссия өстендә бергәләп эшлиләр: 2030 елга кадәр тотрыклы үсеш өлкәсендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы көн тәртибенә ярашлы рәвештә шәһәрләрне имин, инклюзив һәм тотрыклы итү өчен шәһәр үсешенең планнары үзәгенә креативлыкны һәм креатив икътисадны кую. Идеяләр һәм новаторлык практикасы лабораторияләре буларак, ЮНЕСКОның иҗади шәһәрләре новаторлык фикерләве һәм гамәлләре ярдәмендә тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә үзеннән сизелерлек өлеш кертә. Челтәргә кергән 66 яңа шәһәрнең тулы исемлеге ЮНЕСКО сайтында тәкъдим ителгән.

Барлык яңалыклар