В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа платформага беренче чиратта күчү өчен РФ субъектлары исемлеге региональ сервисларга аудит нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
«Федераль проектта муниципаль дәрәҗәне тәкъдим итү – Казан өчен зур дәрәҗә. Муниципалитет эше төбәк эшеннән аерылып тора, һәм без масштаблы проектта күчеш процессында катнашучыларның барысын да хәтерләвегезгә бик шат», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең финанс-милек мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Шәфигуллин.
«ГосТех» – барлык дәүләт мәгълүмат системаларын берләштерүче илебез платформасы. Дәүләт мәгълүмат системаларын «ГосТех» платформасына масштаблы күчерү 2024 елга планлаштырыла.
Хәзерге вакытта өч проект йомгаклау стадиясендә: Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды, Россия Спорт министрлыгы һәм Дәүләт милеге идарәсе буенча федераль агентлык мәгълүмат системалары.
Элегрәк Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, платформаның әзер сервисларын куллану хисабына дәүләт мәгълүмат системаларын булдыру вакытын ике-өч тапкыр кыскартырга мөмкин булган. Системалар киләчәктә масштаб арттыруны һәм үсешне исәпкә алып эшләнә.
«Гостех»ның региональ трекы 2022 елда эшли башлады. Пилот проектына Казан, Санкт-Петербург, Сахалин, Түбән Новгород, Новосибирск, Чиләбе өлкәләре дә кушылды. 2022 елның икенче яртысында төбәк мәгълүмат системаларына аудит үткәреләчәк һәм РФ субъектлары исемлеге формалаштырылачак, алар беренче чиратта үз сервисларын «ГосТех» платформасына күчерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.