В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче урында Санкт-Петербург тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Казан Россиянең иң игелекле биш шәһәре арасына керде. Татарстан башкаласын Санкт- Петербург һәм Краснодар гына узган.
Бүген билгеләп үтелә торган бөтендөнья игелек көненә Россиянең торак броньлый торган сервисларының берсе илнең иң игелекле шәһәрләре рейтингы төзегән. Ул социаль челтәрләрдә сораштыру юлы белән ясалган.
Нәтиҗәләр буенча, иң игелекле шәһәр булып Санкт-Петербург санала, икенче урында – Каснодар, өченче урынны Севастополь, Казан һәм Петрозаводск бүлешә.
Беренче унлыкка шулай ук Ялта, Сочи, Екатеринбург, Калининград һәм Мәскәү тора.