Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2020, 14:01

Казан үзизоляция режимын үтәү буенча иң дисциплиналы шәһәрләр бишлегенә керде

Шәһәр халкы үз йортларын нигездә билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә калдырып киткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Ксения Швецова). Узган атна нәтиҗәләре буенча Казан үзизоляция режимын үтәү буенча иң дисциплиналы шәһәрләр бишлегенә керде. Шәһәр халкы үз йортларын нигездә билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә калдырып киткән. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында хәбәр итте. Мэр шәһәр кешеләрен алга таба да Татарстанда кертелгән режимны сакларга өндәде, ул тотрыклы эпидситуацияне сакларга мөмкинлек бирә.

Шәһәрдә яшәүче 2,5 меңнән артык кеше медицина күзәтүе астында тора

5-нче апрельгә бөтен дөньяда авыручылар саны 1 млн 226 мең 235 кешедән арткан. Россиядә авыручылар саны 5 мең 389 кеше тәшкил иткән, шуларның 333-е сәламәтләнгән һәм 43 кеше үлгән. Чагыштыру өчен - узган атнада, 29-нчы мартта, Россиядә 1534 кеше теркәлгән, шуларның 1014-е Мәскәүдә яши.

Татарстанда 5-нче апрельгә авыручылар саны 25 кешегә җитте, 6 кеше сәламәтләнде, дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы авыруның 16 яңа очрагы турында хәбәр итте.

Казанда коронавируслы яки авыруга шик булган пациентларны дәвалау өчен 389 ятак әзерләнгән. 7-нче шәһәр клиникасы хастаханәсендә 150 ятак оештырылган, Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә - 76 койка, 2-нче клиника хастаханә базасында - 163 койка. Кирәк булган очракта, тагын 1393 койка әзерләнәчәк, дип хәбәр итте Г.Гайфуллина.

Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе таралган төбәкләр территориясеннән кайткан гражданнарны 14 көнгә изоляциялиләр. Аларның барысына да вирус булуга тест ясыйлар. Шулай ук медицина күзәтүе астында COVID-19 лаборатор раслаган очраклары булган кешеләр дә бар - аларның саны 150-дән артык.

5-нче апрель мәгълүматлары буенча, шәһәрнең 2 мең 580 кешесе медицина күзәтүе астында тора, 4 мең 276 казанлының медицина күзәтүе туктатылган. Инфекция тарала башлаганнан бирле медицина күзәтүе астында Казанда яшәүче 6,8 меңнән артык кеше булган.

«Бүген иң катлаулы һәм җаваплы сорауларның берсе - карантинда булганнарга контроль. Алар артыннан табиблар көн саен күзәтә, тестлар ясый, адреслары буенча өйләренә баралар. Бу эшне дәвам итәчәкбез», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

«Табибларыбыз тагы бер тапкыр үзләренең югары статусын раслыйлар»

Хастаханәләрдә эшләүгә шәһәрнең медицина югары уку йортлары ординаторлары гына түгел, Казан медицина көллияте студентлары да, шулай ук медицина университетының 5-6 курс студентлары да җәлеп ителә, дип хәбәр итте Г.Гайфуллина. Хастаханәләрнең барлык хезмәткәрләре дә коронавирус белән эшләгәндә үтәлергә тиешле таләпләрне катгый үти.

«Без чыгым материалларында медицина оешмалары ихтыяҗларын көн саен мониторинглауны дәвам итәбез, кирәк булган очракта запасларны тулыландырабыз», - дип өстәде спикер.

Узган атнадан поликлиникаларда планлы йөрүләр, шулай ук стационарларга планлы госпитализацияләр туктатылды. Беренчел звено табибларына йөкләмә бик нык артты, пациентларның өйләренә бару эше көчәйтелде. Шуңа күрә медицина хезмәткәрләренә ярдәм бик мөһим, дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары һәм шәһәр Мэрына медицина бригадаларына өстәмә транспорт бүлеп биргән, шулай ук табибларга бушлай йөрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.

«Без тагын бер тапкыр республика башкаласының бөтен медицина персоналына рәхмәт белдерәбез, алар баш күтәрми эшли. Безнең табиблар тагы бер тапкыр үзләренең югары статусын раслыйлар», - диде И.Метшин.

«Бездә бик аз кешеләр генә өйләреннән чыкты, киләсе атна да шундый ук җаваплы булса иде»

Шәһәрлеләрне шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә чакыралар: кул юарга, башка кешеләр белән дистанцияне сакларга, кул кысышмаска өндиләр. Беренче симптомнар барлыкка килү белән, табибны өйгә чакыртырга кирәк. Вирус метродагы тоткалар, ишек тоткычлары һәм башка предметлар аша тапшырылырга мөмкин. Кибетләргә килгәндә, сулыш органнарын сакларга һәм перчаткалар кияргә киңәш ителә. Чит-ят предметларга тотынганнан соң, кулларны сабын белән юарга, азык-төлек булган савытларны гигиеник эшкәртергә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юарга кирәк.

«Өлкән буын вәкилләренә һәм үпкә, йөрәк, шикәр чире яки симерү хроник авырулары булган затларга аерым игътибар җәлеп итәсе килә. Аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Авырган вакытта табиб чакыртырга, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк», - дип ассызыклады Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Үзизоляция принципларын һәм кагыйдәләрен бозучы кешеләр, шулай ук авыруны симптомсыз йөртүчеләр шәһәр халкы өчен куркыныч тудыра, дип билгеләп үтте Г.Гайфуллина.

«Безнең өчен иң мөһим бурыч - шәһәр халкының сәламәтлеген тәэмин итү. Моның өчен без көн саен зур эш башкарабыз, - диде И.Метшин. - Барлык кешеләргә сәламәтлеккә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Узган атна нәтиҗәләре буенча Казан үзизоляция кагыйдәләре сакланган иң дисциплиналы шәһәрләр бишлегенә керде. Бездә кешеләрнең бик азы гына өйләреннән чыккан. Ә чыгучылар нигездә моны билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә башкарган. Киләсе атна да шундый ук җаваплы булса иде. Тагын бер тапкыр барлык халыкны шәһәрлеләрнең иминлеге өчен кертелгән кагыйдәләрне үтәргә чакырам».

Коронавирус инфекциясе белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефоны эшли: +7(800)222-59-00, шулай ук бөтен мәгълүмат стопкоронавирус.рф сайтында һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтларында урнаштырылган.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабы утырышы, 06.04.2020
Видеорепортаж
06.04.2020 11:47
Казанның 2,5 меңнән артык кешесе, коронавирус инфекциясенә шикләнелеп, медицина күзәтүе астында тора
Барлык яңалыклар