В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә белгечләр уртача 65 мең сум акча ала
Фото: Денис Гордийко
SuperJob сервисы мәгълүматларыннан күренгәнчә, рейтинг лидеры – Мәскәү, биредә бухгалтерларга уртача 95 мең сум тәкъдим итәләр. Икенче урында – Санкт-Петербург (78 мең), өченчедә Екатеринбург (70 мең) урнашкан.
Бишлеккә шулай ук Красноярск та кергән, биредә бухгалтерлар якынча 67 мең сум хезмәт хакы ала. Бишенче позицияне Казан белән Краснодар бүлешә.
Элегрәк ТР башкаласында февральнең иң югары түләнә торган вакансияләре аталды. Рейтингка «1С» аналитигы, компания җитәкчеләре, клиентлар белән эшләү буенча менеджерлар һәм башкалар керде.