Рейтинг лидерлары Мәскәү һәм Санкт-Петербург булган
Фото: Денис Гордийко
OneTwoTrip сервисы тикшеренүләре буенча, Россия эчендә туристлар еш кына Мәскәү (барлык заказлардан 25,3%), Санкт-Петербург (14,3%) һәм Сочи (9,8%) буйлап сәяхәт иткәннәр. Рейтингта дүртенче урынны Казан алды, аннан соң Екатеринбург 2,5% бронь белән урнашты.
Истанбул, Дубай, Минск, Ереван һәм Анталья дөнья буйлап сәяхәт итү өчен топ-5 юнәлешкә эләккән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан яңа ел каникулларында ял итү өчен Россиянең популяр шәһәрләре өчлегенә кергән иде. Татарстан башкаласына броньларның 7% ы туры килгән.