В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Туристлар ТР башкаласында уртача өч төн үткәрәләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Татарстан башкаласы декабрьдә компанияләр белән ял итү юнәлешләре рейтингында дүртенче урынны алды. Беренче урында – Санкт-Петербург, рейтингның икенче урынында – Мәскәү. Өчлекне Сочи япкан.
Шулай ук популяр юнәлешләр унлыгына Ялта, Геленджик, Красная Поляна, Калининград, Минск һәм Краснодар кергән.
Туристлар Казанга уртача өч төнгә килә, дип хәбәр иттеләр «ТВИЛ» кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисының матбугат хезмәтендә.
Күптән түгел KZN.RU Миллениум Россиянең иң яхшы 3 матур күпере исемлегенә кергәнлеген җиткергән иде. ТР башкаласын Санкт-Петербург һәм Сочи гына узып киткән.