В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласына бәйрәм көннәрендә 150 мең кеше килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан Россиянең иң популяр шәһәрләре рейтингында дүртенче урынны алды. ТР башкаласына бәйрәм көннәрендә 150 мең кеше килгән.
Рейтингта Казанны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи узып киткән. ТурСтат аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар арасында Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Вологда һәм Владимир өлкәләре, Кырым, Башкортстан, Төмән, Саратов һәм Тверь өлкәләре популяр булган.
Гыйнварның беренче декадасында ил буенча барлыгы 7 миллионнан артык турист сәяхәт иткән.